Минзәлә муниципаль районының Юртау авыл җирлегендә «Полянка» шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда капиталь ремонт башланды.
Агымдагы елда лагерьның алты йокы корпусында эчке эшләр башкарылачак, инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә, азык-төлек блогы һәм КПП түбәләренә капиталь ремонт ясалачак, территория төзекләндереләчәк. Шулай ук лагерь өчен яңа җиһазлар сатып алачаклар.
Төзүчеләр сүтү эшләрен башкарганнар, түбәне яңартканнар. Хәзер су белән тәэмин итү, канализация, җылыту системалары ремонтлана. Оператив башкару планлаштырылган күләмнең 18% ын тәшкил итә.
«Полянка» балалар лагере 2010 елда Минзәлә интернат-мәктәбе каршында төзелгән. Биредә бөтен Татарстаннан ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар ял итә.
ТР ГИСУ материаллары буенча