Казанда тантаналы шартларда Татарстан ветераннарын һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен котладылар

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Ветераннарга һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин мөрәҗәгать итте.

Марат Айзатуллин үзенең котлау чыгышында, торак-коммуналь хуҗалыкның кешеләрнең тормыш сыйфаты, шәһәр һәм районнарның тотрыклы эшләве, һәр йортта уңайлыклар һәм иминлек турыдан-туры бәйле иң мөһим өлкәләрнең берсе, дип ассызыклады.

«Бүген Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы системасында 27 меңнән артык кеше эшли. Сезнең профессиональлегегез, тәҗрибәгез һәм эшкә бирелгәнлегегез нәтиҗәсендә республикада күләмле программалар эзлекле рәвештә гамәлгә ашырыла, – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы. – Узган елда без 878 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясадык, 678 лифтны алыштырдык. «Безнең ишегалды» программасы буенча 677 ишегалды төзекләндерелде, ә коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру программасы буенча 680 километрдан артык челтәр алыштырылды».

Агымдагы елда, Марат Айзатуллин сүзләренчә, эшләр дәвам итәчәк. 42 муниципаль берәмлектә 706 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау, 44 йортта 99 лифтны алыштыру, 561 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган. Коммуналь инфраструктураны заманчалаштыру буенча да җитди бурычлар куелган: 250 км чамасы челтәрне алыштырасы бар.

Марат Айзатуллин тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

«Тармакның төп байлыгы – ул, һичшиксез, кешеләр. Тәүлек буена бөтен системаның ышанычлы эшен тәэмин итүчеләр, катлаулы бурычларны тиз арада хәл итүчеләр һәм республика халкы мәнфәгатьләрен кайгыртучылар, – дип билгеләп үтте министр. – Тәҗрибәләре һәм белемнәре коммуналь өлкәнең яңа буын профессионалларын тәрбияләргә ярдәм иткән тармак ветераннарына, шулай ук ресурслар белән тәэмин итә торган оешмаларга һәм яңа территорияләрдә инженерлык инфраструктурасын торгыза торган идарәче компанияләргә куелган бурычларны үтәү буенча зур һәм җаваплы хезмәтләре өчен аерым рәхмәт белдерәм».

Тантаналы чара барышында Татарстанның иң яхшы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә дәүләт һәм республика бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International