Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында язгы ташуга әзерлек турында» брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин катнашты.
Дамир Шәйдуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, быел кыш Татарстанда аномаль күләмдә явым-төшем яуган. Яз җитү һәм һава температурасы күтәрелү белән муниципаль берәмлекләрнең күпчелек территорияләре, бигрәк тә яр буе районнары, кар эрү аркасында су басуга дучар була.
«Гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен язгы ташу чорында республика халкын һәм территориясен яклау буенча чаралар планы расланды, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары. – Авария-техник запас ел саен тулылана. Быел министрлыкка буйсынган «Татлизинг» предприятиесе 160 млн. сумлык материаллар һәм җиһазлар сатып алган, кирәк булганда алар муниципаль берәмлекләргә җибәреләчәк. Шул исәптән 7 мобиль мотопомпа бар, өстәмә рәвештә тагын 11 сатып алына».
Тормышны тәэмин итү объектларының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен авария бригадалары төзелде. Коммуналь хуҗалык предприятиеләре язгы ташуга каршы чаралар барышында яңгыр суларын кабул итү җайланмаларын, канализация коеларын, су үткәрү торбаларының башлыкларын, дренаж канауларын кардан һәм боздан чистарталар. Шулай ук котельныйлардан, трансформатор подстанцияләреннән, су җыю урыннарыннан һәм чистарту корылмаларыннан кар суларын агызу оештырылган. Зыян күргән объектларны ремонтлау һәм торгызу буенча дежур бригадалар оештырылды, су басу вакытында авария хәлләрен бетерү өчен туфрак һәм материаллар, җайланмалар запасы булдырылды.
Эчә торган суның, ташлана торган агынты суларның һәм җир өсте суларының сыйфатына контрольне көчәйтү чаралары күрелде.
«Яңгыр канализациясе челтәрләренең үткәрү сәләте территорияләрне су басуны һәм кар суларын үткәрүне булдырмау өчен бик мөһим, – дип ассызыклады Д. Шәйдуллин. – Ел саен яңгыр һәм хуҗалык канализациясе системасын норматив карап тотуны тәэмин итүгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирелә. 2025 елда әлеге максатларга 400 млн. сум юнәлдерелгән, 111,4 км челтәр чистартылган».
Сүзен йомгаклап, министрның беренче урынбасары искәрткәнчә, ТР Төзелеш министрлыгы тәүлек буена ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризислы хәлләр идарәсе үзәге, муниципаль берәмлекләр һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән хезмәттәшлек итә.