«Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы кысаларында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсның башлануы турында игълан итте.
Конкурс алты номинация буенча үткәрелә: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Халык өчен хезмәт күрсәтүләр», «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәт күрсәтүләр» һәм «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсында җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасын Бөтенроссия конкурсының федераль этабына чыгару хокукы бирелә.
Заявканы 17 апрельгә кадәр «Татарстан ЦСМ» федераль бюджет учреждениесенә электрон почта аша җибәрергә мөмкин best@tatcsm.ru
Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны Татарстан ЦСМ ФБУ сайтында Конкурс бүлегендә белеп була. https://test.tatarstan.ru/bestoftatarstan.htm һәм (843) 233-18-13, 233-18-57 телефоннары буенча.