Россия Цифрлар министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» АНО белән берлектә «Касперский лабораториясе» ярдәмендә «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектын үткәрә.
6 апрельдән 3 майга кадәр белем бирү учреждениеләрендә «Цифрлы дөньяда хайваннарны яклау» һәм «Цифрлы иминлек буенча тискәре киңәшләр» темалары буенча цифрлы грамоталылык дәресе узачак. Алар өчен анимацион сюжетларны «Касперский лабораториясе» әзерләгән. Беренчесе акыллы йортны ничек сакларга һәм цифрлы тамгалар ярдәмендә югалган хайванны табарга икәнен сөйли. Икенчесе тискәре киңәшләр форматында мәктәп укучыларына кибериминлек турындагы куркыныч мифлардан дөрес мәгълүматны аерырга ярдәм итә.
Укыту видеороликлары һәм методик материаллар «цифровойликбез.рф» проектының рәсми ресурсында урнаштырылган һәм уку процессында куллану өчен тәкъдим ителгән.
Проект «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында дүртенче ел гамәлгә ашырыла, ул балаларда цифрлы гигиенаның база күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Артур Галимов