Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына Еврей автономияле өлкәсе делегациясе килде. Делегацияне губернаторның баш киңәшчесе Павел Убасев җитәкләде.
Очрашуны алып барган министрлык башлыгының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Аерым алганда, ул 2026 елда гомуми финанслау күләме якынча 77 млрд сум булган 50 программа үтәләчәге турында хәбәр итте. Әлеге чараларга якынча 3000 объект төзү, ремонтлау, заманчалаштыру һәм төзекләндерү планлаштырыла. Шул исәптән 4 программа торак төзелеше өлкәсендә гамәлгә ашырыла. 3,175 млн кв. м торак төзү күздә тотыла. Хәзерге вакытта торак кертү планы 52% тан артып китә.
Киңәшмә барышында катнашучылар коммуналь хуҗалык өлкәсендәге актуаль казанышлар турында фикер алышты. Шәһәр инфраструктурасын идарә итүнең заманча алымнары каралды: урамнарны җыештыру һәм кар чистарту, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүдә инновацион технологияләр куллану перспективалары.
Кунакларны тармак өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә кызыксындырды. Сөйләшү махсуслаштырылган укыту үзәге булдыру һәм инженер-техник персоналның квалификациясен күтәрү турында барды.
Киңәшмә йомгаклары буенча яклар киләчәктә төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга әзер булуларын белдерделәр.
Алина Саюкова