Марат Айзатуллин: Ирләрегезнең тизрәк җиңеп, өйләренә кайтуларын чын күңелдән телим!

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин гадәттәгечә ирләре МХОда катнашучы министрлык хезмәткәрләре белән очрашты.

– Ныклык, сабырлык, ышанычыгыз һәм ирегезгә һәрьяклап ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Аларның тизрәк җиңеп, өйләренә кайтуларын чын күңелдән телим! – диде Марат Айзатуллин.

Төзелеш комплексын үстерү идарәсе белгечләре Юлия Туманова һәм Ольга Медведеваның ирләре МХО зонасында мобилизация башланганнан бирле хезмәт итә.

– Батырлык, рух көче символы булган Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан без буыннар бәйләнешен аеруча тоябыз. Ата-бабаларыбызның истәлеген һәм батырлыгын хөрмәтлибез һәм хәзерге заман Ватанны саклаучылары белән горурланабыз, алар махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтиләр, – дип уртаклашты Юлия Туманова. – Минем ирем Виктор Анатольевич 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән иде һәм бүгенге көнгә кадәр Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хезмәт итә. Мин ирем белән горурланам! Аңа һәм балаларыбызга нык сәламәтлек һәм тизрәк җиңүләр телим!

Минем ирем Роман Николаевич дүрт елдан артык хәрби бурычларны намус белән үти, көн саен үз гомерен куркыныч астына куя. МХО барышында авыр җәрәхәтләр алды – гаилә өчен бу катлаулы сынау булды. Ул яңадан сафка басты, – дип сөйләде Ога Медведева. – Ватаныбызны саклаучы егетләрне чын геройлар дип саныйм!  Без сезгә ышанабыз, сезгә көч һәм сәламәтлек телибез!

Финанс идарәсенең әйдәп баручы консультанты Айгөл Дәүләтшинаның ире Рәхим Илдус улы кадрлар хәрби офицеры, Казан суворов хәрби училищесын, аннары Мәскәү югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлаган. МХОга кадәр Нагорный Карабахта Россия тынычлык урнаштыручылар контингенты составында булган.

– 9 май – һәр гаилә, бөтен илебез өчен үзенчәлекле бәйрәм. Бу хәтер, горурлык һәм мәхәббәт көне, – дип саный Айгөл Дәүләтшина.  Минем өчен, штурм отряды командирының хатыны өчен бу көн аеруча кадерле. Якыннарым өчен борчылу хисенең нәрсә икәнен беләм. Һәм сугышчыларыбызга зур рәхмәт хисе тоеп яшим. Бүген, кайчандыр безнең бабаларыбыз кебек, Ватанны саклауны дәвам итүчеләргә рәхмәтем зур. Барыбызга да тыныч күк йөзе телим!

Исегезгә төшерәбез, 2026 ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Бу карар – Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм барлык буын тыл хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтенә тирән хөрмәт күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International