Бүген “Казан” ДСОКта, дәүләт копорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган, “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары. Региональ операторларның эшен оештыру” дигән семинар үз эшен башлап җибәрде.
Семинар эшендә капиталь ремонт фондларының попечитель советлары рәисләре һәм әгъзаләре, Россия Федерциясе субъектларының хакимият органнары вәкилләре, торак-коммуналь хуҗалык тармагы экспертлары, ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәкләре, иҗтимагый оешма һәм берләшмәләрнең вәкилләре катнаша.
“Күп фатирлы йортлардагы гомуми милекне капиталь ремонтлау өчен кирәк булган финанс чараларын оештыру: Региональ оператор, аның функция һәм бурычлары. Капиталь ремонт фондын формалаштыру” дигән темага багышланган беренче утырышта, РФ ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд генераль директоры В.М. Талалыкин кереш сүз белән чыгыш ясады. Аннан соң, семинарда катнашучыларны, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов сәламләде. Семинарда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А. Крайнов, “РИТЦ” ААҖ генераль директоры И.Р. Әхмәтҗанов, “Техник надзор хезмәте” МУП Директоры А.Ю. Гуздь, “ТР дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтәләр буенча агентлык” ГУП генераль директоры Я.В. Геллер доклад белән чыгыш ясадылар.
Беренче семинар барышында түбәндәге сораулар каралды: Федераль хаконны тормышка ашыру кысаларында, ТР ДТИ тарафыннан, КФЙда капиталь ремонт үткәрүне контрольгә алу, “ЖКС-Качество” торак-коммуналь өлкәсендә ирекле сертификация, торак биналарны капиталь ремонтлаганда төзелешне контрольдә тоту. ТР дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтәләр буенча агентлык” ГУП генераль директоры Я.В. Геллер “4 чыгым” дип аталган автоматлашкан мәгълүмат системасын тәкъдим итте.
Иртәгә, 18 декабрь көнне, семинар үз эшен дәвам итәчәк. Шулай ук, пленар утырыш та булачак. Әлеге утырышта ТКХ тармагының иң мөһим темалары каралачак.