Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыру нәтиҗәләре буенча ТР Төзелеш Министрлыгына РФ дәүләт бүләкләре тапшырылды

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Михаил Бабич бүген Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Казан Ратушасында узган бүләкләү тантанасында Россия транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Халыкара студент спорты федерациясе (FISU) вәкилләре катнашты.

Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын уздыру нәтиҗәләре буенча бирелә.

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Михаил Бабич 2013 елгы Универсиада илдә узган иң эре халыкара вакыйгаларының берсе булуын ассызыклады. Универсиаданы тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен Казан халкы, Татарстан республикасы җитәкчелеге, күпчелек министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дә зур өлеш кертте, дип билгеләп үтте ул, Универсиада идеясе барлыкка килү белән аның узу вакытына хәтле бөтенесе шул чара дип яшәде. Казандагы Универсиада барлык яктан югары бәяләнде, дип әйтте Михаил Бабич. Татарстан Республикасы бик әйбәт спорт, социаль, транспорт инфраструктурасына ия булды, алар барысы да эшли, күпчелек объектларның ике төрле кулланышы бар – спорт һәм белем бирү.

I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Рубин” футбол клубы” муниципаль автономияле учреждениесе генераль директоры Владимир Леонов (элек – “Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы Башкарма дирекциясе” АКБО генераль директоры), Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар бүләкләнде.

“Россия Федерациясенең Атказанган төзүчесе” мактаулы исеменә “Казан” ҖТБ” ҖЧҖ генераль директоры Равил Җиһаншин, “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар лаек булды.

Россия Федерациясе Президенты Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе руководитель Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит ШаҺиәхмәтов бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International