Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов болай дип мөрәҗәгать итте. "Торак-коммуналь хуҗалык - тормышыбызда мөһим структура. Моңарчы тармакка мөнәсәбәт икенче планда яшәп килде. Әлеге өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрне дә профессиональ белгечләр дип әйтеп булмый иде, бүген исә бу җитди әзерлекне сорый торган тармак. Аңа IT-технологияләр актив үтеп керде, - дип белдерде республика башлыгы. Ул бүгенге көндә хакимияткә карата шикаятьләрнең, башлыча, ТКХ торышы белән бәйле булуын билгеләп узды. - Минемчә, бүгенге чара - тармакка кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен яхшы форма. Закон чыгаруга килгәндә дә, бу юнәлештә проблемалар байтак", - дип таный Президент.
“Татарстанда ТКХны үзгртеп һәм яңартып кору тәҗрибәсе. Этаплар, казанышлар, перспективалар һәм каршылыклар" темасына доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Бүген форум кысаларында шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан дәүләт энергетика һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетлары арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланачак. Алга таба спикерлар дискуссиясе булачак.