Түбән Камада поликлиника төзелеше буенча киңәшмә

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелеге астында Түбән Кама шәһәрендә 127 койкалык дәвалау корпусының төгәлләнмәгән төзелешен №2 поликлиникага профильләштерү соравы буенча киңәшмә узды.  Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, ГИСУ җитәкчесе Марат Айзатуллин, ТИГП генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм башкалар катнашты. 

Бүгенгә түбә корылмасы, җылылк белән тәэмин итү, тәрәзәләрне алыштыру, бүлгеләрне урнаштыру, тышкы челтәрләр, төзекләндерү 100%, штукатурлау - 80%, идәннәрне әзерләү - 70% башкарылган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International