Владимир Кудряшев Казан шәһәренең зональ киңәшмәсен үткәрде

2014 елның 11 мае, якшәмбе
Бүген Казан шәһәренең башкарма комитетында социаль юнәлешле объектлар төзелеше буенча республика программаларын гамәлләштерүгә кагылган зональ киңәшмә узды. 

Киңәшмәне Казан капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсенең җитәкчесе Марат Сәмигуллин ачып җибәрде. Ул балалар бакчалары, авыл клубларының кайсы төзелеш этабында торулары турында ачыклап сөйләде. Киңәшмәдә подрядчылар, челтәр компанияләре вәкилләре катнашты. Казан шәһәренең башкарма комитеты исеменнән чарада Денис Калинкин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән министр урынбасары Владимир Кудряшев катнашты. 

Объектлар төзелешенең түбән динамикасы сәбәпләреннән төзүчеләр кирпеч, плитәләрне китерү белән бәйле проблемаларны һәм документация алуга бә йле кыенлыкларны атадылар. 

Киңәшмә азагында Владимир Кудряшев төзелештә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау һәм "Чиста стройка" икеайлыгының дәвам итүе турында искә төшереп китте. 

Бүген зональ киңәшмәләр республиканың биз районында узды, Төзелеш министрлыгы исеменнән катнаштылар: Чистайда - министр Ирек Фәйзуллин, Яр Чаллыда - министрның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Питрәчтә - министр урынбасары Алексей Фролов, Әлмәттә - министр урынбасары Алмаз Әхмәтшин, Апаста - министр урынбасары Марат Сайфутдинов. 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International