Министрлык структурасында үзгәрешләр - ТКХ блогы көчәйтелде

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Министрлар Кабинетының 2014 елның 10 маенда кабул ителгән 311нче Карары нигезендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министрның беренче урынбасары дигән тагын бер урын кертелде - аның вәкаләтлеге астында ТКХ блогы булачак. Министрның беренче урынбасары урынына Алексей Фролов билгеләнде, элек ул министр урынбасары урынында эшли иде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында беренче урынбасар урынында шулай ук Фәрит Хәнифов эшли. 

Министрлар Кабинетының 2014 елның 10 маенда кабул ителгән 310нче Карары нигезендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары урынына Марат Сәйфетдинов билгеләнә, элек ул министрлыкның ТКХ бүлеген җитәкләп килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International