World Skills Russia ярышларының башлануына 3 көн калды!

2014 елның 13 мае, сишәмбе
16 май көнне Казанда Икенче Милли Чемпионат World Skills Russia ачылышы узачак. Чарада махсуслашкан урта белем бирү йортлары студентлары һәм укучылары - 500гә якын кеше катнашачак. Моннан тыш, Чемпионатка Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән экспертлар чакырылган. 

Ачылыш тантанасы Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә - Казан, Универсиада авылы адресы буенча 18:00 башланачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International