Татарстан Президенты: «Православие безнең республикада аерым урында тора»

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Православие ислам белән бер дәрәҗәдә Татарстан җәмәгатьчелегендә аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Православие җәмәгатьчелеге форумы ачылышында хәбәр итте. Казандагы форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Камалтынов, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, республика дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, руханилар һәм дин әһелләре катнашты.

Сәламләү телмәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта форумда катнашырга килүчеләргә рәхмәт белдерде. «Хәзерге заман шартларында рухи хәзинәләрне һәм дини культураларны саклау аеруча актуальләшә», - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге барлык дини конфессияләр үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга тырыша. «Безнең республикада православие тарихи яктан ислам белән бер дәрәҗәдә аерым урын алып тора. Бу – безнең уртак рухи мирасыбызның аерылмас өлеше», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

РПЧнең Татарстан митрополиясен булдыру мөһим вакыйгага әверелде. Рухи үсешкә, Татарстан Президенты сүзләренчә, иске обряд общинасы да өлеш кертә.

«Татарстанда изге урыннарны торгызуга, җәмгыятьне рухи-әхлакый үстерүгә, шулай ук хаҗ кылу туризмына зур игътибар бирелә», - диде ТР Президенты.

Татарстанда дәүләт ярдәме белән дини объектларны торгызу һәм төзү буенча зур эш алып барыла. 25 ел эчендә республикада 138 яңа храм төзелгән һәм тагын 39ы төзелеп килә. Дәүләт һәм муниципаль милектән 181 чиркәү тапшырылган. Казанда гына соңгы 10 елда Казан епархиясенә храмнарны реставрацияләүгә 1,1 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Свияжск утрау-шәһәр» комплексын финанслау күләме 1,2 млрд сум тәшкил итте.

«Кабул ителә торган чаралар Татарстан җәмәгатьчелегендә иң яхшы рухи-әхлакый традицияләрне торгызырга, тынычлыкны һәм татулыкны ныгытырга ярдәм итә», - дип саный Р.Миңнеханов.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International