РФ Президентының мобиль кабул итү бүлмәсе гамәлдә

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Бүген Казанда РФ Президентының Администрациясе Җитәкчесенең урынбасары Магомедсалам Магомедов җитәкчелеге астында РФ Президентының мобиль кабул итү бүлмәсенең эше башкарылды. 

Бу кабул итүдә алдан мөрәҗәгать иткән гражданнар катнашты. Бу юлысы мөрәҗәгатьләр нигездә ишегалларын һәм йортлар яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылды. Гражданнар хакимиятләр игътибарын ишегалларында балалар өчен мәйданчыклар булмавына, йортлар тирәләрендәге асфальт өслекләрне ремонтлауга, шулай ук түбәләрне ремонтлауга һәм башкаларга юнәлдерделәр. Килүчеләрнең берсе Казанда төнлә мөрәҗәгать итәрлек балалар өчен түләүсез дежур стоматологик поликлиникалар булдыру мәсьәләсен кузгатты. Гражданнарны кабул итү йомгаклары буенча уңай каралар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International