«Аммоний» ААҖ гендиректоры Сергей Шевченко хәбәр иткәнчә, киләчәктә тәүлегенә 2050 тонна аммиак, 680 тоннага кадәр метанол чыгарылачак.
Төзелеш штабында киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта эшләрне кузгатып җибәрүнең һәм сынауларның бик мөһим этабы башланды. «Безнең бурыч - 2015 елның августында заводны эшләтеп җибәрү», - диде Р.Н. Миңнеханов .
Сергей Шевченко төп объектлар төзүнең барышы хакында сөйләде. Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, предприятие республика югары уку йортлары белән белгечләр әзерләү буенча килешүләр төзегән. Җәен Татарстанннан укучылар Индонезиягә шундый ук заводларда эшкә өйрәнү өчен баралар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге чорда төзелеш мәйданчыгында, көн яктылыгы озын булганда, мөмкин кадәр күбрәк эш башкарырга өндәде. Ул шулай ук Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетына заводны Алабуга субүлгеченә ташламалы рәвештә тоташтыру мөмкинлеген карарга кушты.
Төзелеш мәйданчыгындагы эш барышы турында шулай ук чит илләр консорциумы вәкилләре дә чыгыш ясады.
Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров иминлек таләпләрен үтәү буенча «Аммоний» заводын тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул предприятие җитәкчелеген үз тикшерүләрен уздырырга өндәде.
Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, әлеге кисәтүләрне кертеп, беркетмә әзерләргә кушты. Ул шулай ук подрядчиклар игътибарын җәйге чорда эшне активлаштыруга юнәлтте.