Ирек Фәйзуллин WorldSkills Russia-2014 күргәзмәсендә булып кайтты

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Һөнәри осталык буенча икенче бөтенроссия WorldSkills Russia-2014 конкурсы Казанда 16 - 20 май көннәрендә бара. Биредә илнең 40 регионыннан 450 егет һәм кыз үз һөнәрләрендә иң оста дигән исем өчен көрәшә. Чемпионатта 35 бүләк комплекты уйнатылачак, җиңүчеләр Россияне Франциядә 2014 елның октябрендә үтәчәк EuroSkills Европа чемпионатта тәкъдим итәчәк. 35 "призлы" һөнәрчелектән тыш, 3 конкурстан тыш дисциплина - нефть бурлау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе, пешекче юнәлешләре игълан ителгән. 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International