Ирек Фәйзулллин Иң яхшы төзелеш мәйданчыгы һәм Хезмәт куркынычсызылыгы буенча иң яхшы оешма өчен бүләкләр тапшырды

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Бүген "Татарстан Республикасының төзүчеләр дуслыгы" Үзидарәле оешма вәкилләренең V еллык хисап җыелышы узды. Әлеге оешма Россия Федераөиясенең үзидарәле иң сур региональ оешмалар санына керә. 

Киңәшмәдә "Татарстан Республикасының төзүчеләр дуслыгы" Үзидарәле оешманың 2013 елдагы эшләре, финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисаплар укылды. 

Төзүчеләр Дуслыгының 2013 елдагы эшчәнлеге кысаларында шулай ук төзелешнең төрле сорауларын карадылар, төп сорау булып кадрлар соравы һәм торак тапшыру тизлеге тора. 2014 елда планлаштырылган торак кертү күләме 2 млн 399 мең квадрат метр торак тәшкил итә. Торак төзелеше күләме буенча Татарстан Республикасы 10 ел буена Идел буе федераль округы буенча лидерлык урыннарында тора һәм Россия Федерациясе буенча беренче унлыкка керә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International