КДЭУда ТКХ өлкәсе өчен кадрлар әзерләү буенча Форум үтте

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Казан энергоуниверситетында "ТКХ модернизациясе һәм реформалашуы программасын уңышлы гамәлләштерү өчен кирәкле инструмент буларак кадрлар  әзерләү, заманча технологияләрне эшкә кертү" фәнни Форумы узды.  Форумны университет ректоры Эдвард Абдуллазянов, университетның фәнни эш буенча проректоры Эмиль Шамсутдинов,"ТР коммуналь предприятиеләр берлеге" РООР Директорлар советы рәисе Абрек Хайруллин алып бардылар. 

Владимир Новиков сүзләре буенча, уку өчен ТКХ өлкәсенә караган 50гә якын төрле махсуслашкан  программа эшләнде. 2011 елдан башлап республикадагы белгечәргә мохтаҗлык 18000 кеше тәшкил итте - бу санны 2016 ел азагына кадәр әзерләргә тиешләр. 2014 елда яңадан әзерләнүне 599 кеше үтте. 

Форум азагында катнашучылар энергоуниверситетның Энергия саклау өлкәсендәге компетенция һәи технологияләр үзәген карадылар, биредә алар перпективалы, энергонәтиҗәле һәм ресурс саклаучы технологияләр белән таныштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International