Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре Балалар Хосписында субботник үткәрле

2014 елның 23 мае, җомга
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре 1 июнь көнне тапшырылачак Балалар Хосписы бинасында субботник оештырдылар. 

Балалар хосписы территориясендә чыршылар утырттылар, министрлык хезмәткәрләре бинадагы бүлмәләрне җыештырдылар. 

Балалар Хосписы 20 кеше өчен каралган, шул исәптән 12 урын - стационар һәм 8 урын - көндезге стационар өчен. Хосписта шулай ук әниләр өчен бүлмәләр, уен бүлмәсе, медицина ярдәме күрсәтү бүлмәсе бар. 

Стационарга катлаулы авыру балалар урнаштырылачак, биредә аларга һәм аларның ата-аналарына медицина һәм социаль ярдәм күрсәтеләчәк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International