Кахахстанда Бишенче юбилейлы "Expo-Russia Kazakhstan 2014" сәнәгать күргәзмәсе үтәчәк

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә 11-13 июнь көннәрендә Бишенче юбилейлы Россия-Казахстан сәнәгатенең "Expo-Russia Kazakhstan 2014" күргәзмәсе үтәчәк. Чара Сәнәгать һәм сәүдә палатасы, РФ Дәүләт Думасы, Дөнья Фонды Халыкара Ассоциациясе, РФ чит ил эшләр министрлыгы, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, РФ Икътисад үсеше министрлыгы һ.б. хезмәттәшлеге астында үтә. 

Күргәзмәнең төп бүлекләре - энергетика һәм энергия саклау технологияләре, машина төзелеше, металлургия, транспорт, шул исәптән авиация һәм космонавтика, медицина һәм фармакология, телекоммуникацияләр һәм элемтә, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы. 

Күргәзмә үтү вакытында Өченче Алма-ата Бизнес Форумы "Таможня берлеге кысаларында товар, хезмәт, капитал һәм эшлекле көчнең ирекле хәрәкәте - куркынычлыклар, проблемалар, җаваплар", тематик түгәрәк өстәлләр, министрлык һәм ведомство вәкилләре белән очрашулар үтәчәк. 

«Expo Russia Kazakhstan 2014» түгәрәк өстәлләрендә энергия ресурсларының транзит перспективалары, инновацион проектларны алга үткәрү, яңа уртак предприятие булдыру сораулары каралачак. 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International