Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшкуарлык бергәлеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Россия эшкуарлары көнендә уздырылды, ул ел саен 26 майда билгеләп үтелә (“Россия эшкуарлары көне турында” Россия Федерациясе Президентының № 1381 Указы нигезендә).
Чараны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты оештырган. Чараның темасы: “Бизнес һәм хакимият. Ачыктан-ачык сөйләшү”.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген эшкуарлык – регион һәм тулаем илебез икътисадының мөһим тәшкилият өлеше, чөнки кече һәм урта бизнес яңа эш урыннары булдыра, өстәлмә бәяләрне формалаштыра. Бүген Җыелма региональ продукт структурасында кече һәм урта бизнес өлеше 25%, безнең бурыч - аны 35-40%ка җиткерү, ә бу зур тырышлык таләп итә, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.
Тулаем кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча дәүләт ягыннан адымнар кирәк.
Кайбер мәсьәләләр федераль дәрәҗәгә карый, һәм бу юнәлештә регионнар да эшли, диде Рөстәм Миңнеханов, шул исәптән Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА ) да.
Чараның модераторы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, әлеге очрашуга әзерлек кысаларында эшкуарлардан 100 сорау кергән.
Туризм өлкәсендәге эшкуарлар фикеренчә, музейлар эше расписаниесе туристлар өчен иң кирәкле вакытларга туры килми (мәсәлән, ял һәм бәйрәм көннәрендә музейлар ябык).