Татарстанның Лаеш районында шәхси индустриаль парк булачак

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

Ике елдан Казан янында, Татарстанның Лаеш районында InPark муниципаль дәрәҗәдә шәхси индустриаль парк эшли башлыйЯңа мәйданчык нигезенә таш салу тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Проектның инвесторы – DoorHan компанияләр төркеме. Компания эшчәнлегенең төп юнәлеше – автоматлаштырылган ишекләр һәм капкалар җитештерү. DoorHan компаниясенең Россиядә, шул исәптән Лаеш районында, Чехия һәм Кытайда производстволары бар. Кытайның Сучжоу шәһәр округында инде күп еллар дәвамында муниципаль дәрәҗәдә индустриаль парк мәйданнарында компаниянең заводы эшли. Андагы тәҗрибәне DoorHan Россиядә дә шундый технопаркларны оештыруда кулланырга җыена. 

DoorHan КТ гендиректоры Александр Ханин сүзләренчә, индустриаль паркларны оештыру – компания өчен яңа юнәлеш, беренче проектының урыны итеп Татарстанны DoorHan, инвестицион климатның уңай булуы аркасында, сайлаган. 

25 гектар җирдә технопаркның 90 мең квадрат метр мәйданлык өч бинасы урнашачак. 2016 елның дүртенче кварталында 18 мең квадрат метрлык беренче бинаны ачу планлаштырыла. Алга таба мәйданнар тула бара ике ел саен яңа биналарны гамәлгә кертү планлаштырыла. 

Проектның гомуми бәясе – миллиард сумнан артык, барлык акчаны компания, башка инвесторларны җәлеп итмичә, үзе кертәчәк. Александр Ханин сүзләренчә, беренче чират 300 млн сумлык булачак.

Тантанадагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә: “Яңа проектны башлап җибәрү, Россия эшмәкәрлеге көнендә узуы, шатлыклы. Эшмәкәрлеккә ярдәм – дәүләтнең төп бурычы, - дип саный Р.Миңнеханов. – Республикада эре бизнеска мәйданчыкларны үстерү өлешендә без җитәрлек эшләдек, әмма безнең партнерлар тәкъдим иткән кече һәм урта бизнеска парк формасы - безнең өчен яңа”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International