Төзелеш министрлыгында Bilfinger и IB Grossmann немец компанияләренең семинар-презентациясе узды

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында җир асты төзелеше белән шөгыльләнүче Bilfinger һәм энергия булдыруның альтернатив ысулары буенча эшләүче IB Grossmann компанияләренең семинар-презентацияләре узды. 

Киңәшмәдә Bilfinger Water Technologies компанияләр төркеменең идарә вәкиле Филипп Анштотц, IB Grossmann генераль директоры һәм хуҗасы Райнхольд Гроссман, Вильгельм Холльманн, «Евро Акцент Саба» компаниясе вәкилләре, Министрлык хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International