"Иннополис" МИЗ су белән тәэмин итү буенча мәсьәләләрне чишү

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында "Иннополис" махсус икътисад зонасында су белән тәэмин итү һәм су чыгару сорауларын тикшерделәр. 

Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин үткәрде. Чарада шулай ук ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Bilfinger һәм IB Grossmann немец компанияләре вәкилләре, подряд оешма вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

Сөйләшү барышында Иннополисны су белән тәэмин итү һәм канализация, яңа чистарту корылмалары сораулары тикшерелде. Көн кадагындагы сораулар рәтенә шулай ук проектта кулланыла торган чишелешләр анализы, тәкъдим ителгән үзгәрешләр, экология сораулары куелды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International