Алмаз Әхмәтшин: "Яңа технологияләрне кертү тармакның рентабельлеге үсүенә китерә"

2014 елның 30 мае, җомга
Бүген Зәй шәһәрендә узган Төзелеш министрлыгының коллегиясендә Алмаз Әхмәтшин "Татарстан Республикасында  инновацион төзелеш материалларын куллануны киңәйтү" темасына багышланган доклад белән чыгыш ясады. 

Ул бүгенге көндә Татарстан Республикасы төзелеш комплексы төзелеш индустриясенең төрле яктан үскән нигезле булуы, әлеге нигезнең югары технологияле төзелеш материалларсыз була алмавы турында сөйләде. 

"Республика җитештерүчеләренең Татарстаннан читтә сату базарларын үз итү мәсьәләсе актуаль булып кала, чөнки безнең җитештерүчеләрнең продукциясе конкурент булырлык дәрәҗәгә ия һәм күп кенә россия һәм чит ил аналоглары белән чагыштырганда, күп күрсәткечләр буенча алда тора". 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International