Зәй шәһәрендә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының күчерелмә коллегиясе үтте

2014 елның 30 мае, җомга
Бүген Зәй шәһәренең "Техно" заводында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының "Төзелеш материаллар сәнәгате предприятиеләренең конкурентлык мөмкинлеге: производстволарның үсеш перспективалары һәм яңа материалларны куллану проблемалары" темасына багышланган күчерелмә коллегиясе узды. 

Чарада ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, проект оешмалары, Татарстан Республикасының төзелеш оешмалары, төзелеш материалларын җитештерүчеләр һ.б. катнашты. 

Коллегия утырышы алдыннан "Технониколь" заводы буенча экскурсия үткәрелде. Заводта ике югары технологияле җитештерү сызыгы булдырылган, һәрбер сызыкның куәтлеге - елына 70 мең тонн әзер продукция. 

Шулай ук чара барышында катнашучылар республика төзелеш материаллары җитештерүчеләренең күргәзмәсен карап уздылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International