2013 ел "Авыл клублары" программасы нәтиҗәләре

2014 елның 30 мае, җомга
Төзелеш минитрлыгының "Төзелеш материаллары сәнәгать предприятиеләренең конкурент мөмкинлеге: җитештерүләрнең үсеш перспективасы һәм яңа төзелеш материалларын куллану проблемалары" коллегиясе кысаларында 2013 ел өчен "Авыл клублары" программасының нәтиҗәләре ясалды. 

2013 ел программасы буенча 46 мәдәният йорты һәм күп функцияле үзәк төзелде. Заказ бирүче-төзүче - "ТР ДИТИ" ДКУ, проектлаштыручы - ТИГП, генераль подрядчы - "Кулонстрой" ЯАҖ. 

Коллегиядә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә "авыл клублары" программасы буенча төзелгән иң яхшы объект исеменә лаек булучыларга дипломнар тапшырды.


Абсолют җиңүче - "Билд Групп" ҖЧҖ, Арча районы Сикертан авылында урнашкан күпфункцияле үзәк. 

"Төзелеш номанициясе буенча җиңүчеләр: 

1 урын: "Ташпулат" ҖЧҖ, Лаеш районы Державино авылындагы күпфункцияле үзәк;

2 урын: "Мамадыш ТКИ" ҖЧҖ, Мамадыш районы Баскан авылындагы күпфункцияле үзәк;

3 урын: "Технология"  ҖЧҖ, Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылындагы күпфункцияле үзәк. 

Эчке интерьеларны дизайнерча бизәкләү:

1 урын: "Новострой+" ҖЧҖ, Питрәч районы Богородское авылындагы күпфункцияле үзәк;

2 урын: "Промкомбинат" ҖЧҖ, Кукмара районы Починок-Сутер авылындагы күпфункцияле үзәк;

3 урын: "Евростиль" ҖЧҖ,Тукай районы Круглое поле авылындагы күпфункцияле үзәк. 

"Төзелештә куркынычсызлык техникасын саклау" номинациясендә җиңүчеләр:

1 урын: "ГРАФ Стро" ҖЧҖ, Биектау районы Усады авылындагы күпфункцияле үзәк;

2 урын: "Сарет" ҖЧҖ, Лениногорск районы Зәй-Каратай авылындагы  күпфункцияле үзәк;

3 урын: "ТИГП" У КС ГУП, Чүпрәле районы Шигали авылындагы күпфункцияле үзәк;


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International