Буген Казанда Балалар хосписы ачылды.

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Бүген Казанда республикадагы беренче Балалар хосписы ачылды.Ачылу йоласында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов , ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Анжела Вавилова исемендәге Фондның нигез салучысы Владимир Вавилов катнашты.
Балалар хосписы 20 кешегә исәпләнгән, алардан 12 урын стационар өчен, ә 8 урын иртәнге стационар өчен. Хосписта шулай ук әниләр өчен бүлмәләр, уен бүлмәсе, тыйби ярдәм күрсәтү булмәсе төзелгән.
Балалар хосписының беренче этап төзелеше өчен хәйрия оешмалардан 71 миллион җыелган, ә 50 миллион Президент кушты. Шулай ук икенче этап планлаштырыла - 19-25 яшьлек авыр,көчәя бара авырулар белән чирли торган кешеләр өчен дә урыннар оештырырга. Икенче этап өчен 60 миллион кирәк.
Президент Рөстәм Миңнеханов кунаклар белән исәнләште һәм ярдәм итүчеләр белән спонсорларга Балалар хосписын игътибарсыз калдырмавын турында өмет чагылдырды. Президент рәхмәтләрен благотворительләргә тапшырды, ә хосписка автомобиль бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International