Алмаз Әхмәтшин торак төзелешен үстерү буенча 2нче Россия күләмендәге киңәшмәсендә катнашты.

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Бүген Рәсәй Хокүмәтенең бинасында торак төзелешен үстерү буенча 2нче Бөтенрәсәй күләмендәге киңәшмә ачылды.Бу чара 2014 елның 2 июньнән 3 июньгә кадәр үткәрелә. Чараның оештыручылары Рәсәй Федерациясенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм "Йорт салучы милли берләшмә" ассоциациясе.
Киңәшмәдә 62 Рәсәй шәһәреннән һәм регионнарыннан 900гә якын кеше катнаша. Алардан 350дән артыгы йорт салучы вәкилләре, 140 кеше шәһәр һәм регион мэрия вәкилләре, шулай ук коммерөия булмаган оешмаларның вәкилләре, төзелеш сфераның ассоциациясе, страховка төркемнәре, банклар, массакүләм мәгълүмәт чаралары, фәнни һәм уку оешмалары.
Бүген түгәрәк өстәлләр үткәрелә, аларда башкарма хакимиятенең федераль органнары, Рәсәй Федерациясенең Хөкүмәт Думасының депутатлары, төзелеш төркемнәренең җитәкчеләре. Түгәрәк өстәлләренең темалары: "Территорияләр һзләштерү максатында торак төзелеше", "Төзелә торган торак йортларның энерегетик эффективлыгын күтәрү максатыннан хәзерге дөньякүләмь тнхнологияләрен куллану", "Төзелеш тәмамланган территорияләрне төзекләндерү", "Хокүмәтенең "Рәсәй гаиләсенә торак" программасы", "Төзүдә кулланыла торган администрация процедуралары", "Электроэнергетика инфраструктураның утәрлек булуын кутәртү", "Йорт салучыларның  җәваплылыгын иминләштерү".
3нче июньдә РФ төзелеш һэм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень җитәкчелеге астында гомуми утырыш булачак.
"РФ торак төзелешен үстерү" гомуми утырыш тема буенча катнашычулар хөкүмәт сәясәтен, техника көйләү сорауларын, йорт салуларның эшчәнлегенә салым салу, йорт салучыларның җаваплылыгын тикшерү дигән сораулар буенча фикер алышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International