Татарстан Президенты Wienerberger AG концерны башлыгы белән очрашты

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wienerberger AG концерны идарәсе рәисе Хаймо Шойх белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Хаймо Шойхны сәламләп, Татарстан Президенты Wienerberger компаниясен республикада уңышлы эшләп килүче зводының 5 еллыгы белән котлады. «Сез Россия базарына ышандыгыз, Татарстанга ышандыгыз, һәм без сезнең заводның уңышлы эшләвен телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хаймо Шойх «Винербергер» заводы продукциясе Татарстанда тагын да күбрәк кирәк булачак дип өмет белдерде. ТР Президенты, моңа җавап итеп, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына һәм Дәүләт торак фондына Wienerberger блокларын активрак кулланырга тәкъдим итте. Үз чиратында компания, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, үз белгечләрен эре төзелешләргә үз продукциясен дөрес куллану мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү өчен тәкъдим итә алыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International