Торак алу чираты кыскарачак

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
"Үз өй" проектының кысачында торак уңайлыкларын якшыртуында мохтаҗ булган халык исемлеген кыскарту өчен регионнарга төзелеш кооператтив һәм коммерция булмаган найм торак төзергә тәкъдим ителә.
Единая Россия партиясы "Россия гаиләсенә торак" дигән программаны яраштыра һәм торак төзү темпларын көчәйтү буенча уңышлы тәҗрибәне тиражлый.Бу турыда эшлекле киңәшмәдә Хөкүмәт Думасы комитетының рәис урынбасары Александр Сидякин гариза бирде.
Киңәшмәдә катнашучылар да әйттеләр, үәзерге көнгә 3 миллионга якын гаилә, шулай ук авария булган өйләрдә яшәгән гаиләләр торак алу чиратында торалар.
Бу чиратны кыскарту өчен халыкка торак уңайлыклар якшырту өчен альтернатив һәм үтәрлек механизм тәкъдим итергә кирәк.
"Бүгенге көндә актуаль булган юнәлеш - коммерция ёщм коммерция булмаган торак наймын тормышка ашыру дип әйтте "Үз өй" җитәкчесе Александр Коганю
- Күпбалалы гаиләләргә булышу өчен без аларга бирелгән җир урыннары урнысына күпфвтирлы өй төзергә мөмкинлекне тәкъдим итәбез, алар фатир ала алалар. Шулай ук халыкны авария булган торактан күчкәндә кооперация механизмы вариантын да күздә тотабыз.
Үтәрлек  торак төзелеше буенча уңышлы түҗрибә сыйфатында күрешүдә катнашучы ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Казанның Горсоветская урамындагы торак кооператив төзегән күпфатирлы өй турында сөйләде,бюджет булган эштә эшләгән178 гаиләгә бер квадрат метрның бәясе 28 мең сум чыкты.
"Үз өй" проекты "Россия гаиләсенә торак" Президент программасын иң беренче җәмгыять-сәясәт инструменты булырга тиеш. Ул хакимият органнарына булышачак, җәмгыять институтларына һәм бизнеска төп үткәргеч булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International