"Россия гаиләсенә торак" прогораммасы буенча 3 июлдә регионнар белән беренче килүшеләргә имза куела

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Регионнар территориясендә башланган "Россия гаиләсенә торак" программасы буенча беренче килүшеләрне РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы белән 2014 елдның 3 июлендә беренче министрылык коллегиясендә кул куела. Бу турыда РФ Президнтының Советының утырышында РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы Михаил Мень әйтте. Утырышта ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бу чара РФ Хөкүмәтенең Рәиснең беренче рәсенең урынбасары Игорь Шувалов рәислеге белән узды.
"Беренче вакытка программаны җибәрү өчен РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгының бөтен боерыклары әзер" - дип әйтте Михаил Мень. Шулай "Россия гаиләсенә торак" программа буенча регион исемлеге дә расланган".
Исемлеккә Россияның 58 регионы керде, эконом-класс торакның уртак күләме - 18,3 миллион квадрат метр.
Программа шартлары буенча андый торакның квадрат метры 30 мең сумнан артык булмаган бәягә сатырга тиеш.
"Программаны тормышка ашыру механизмы буенча җир өлешен 1 квадрат метры 4меңгә кадәр тора торган инженер инфраструктура белән йорт салучыларга булышуны ниятли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International