Төзелешкә сыйфат материаллар кирәк

2014 елның 27 июне, җомга
Бүген Чаллыда ТР төзелеше министрылыгының чыгу зональ киңәшмәсе ҖЧҖ «Домкор Индустрия» базасында ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов җитәкчелегендә узды.Бу чарада Яр Чаллының Закамье регионының 11 муниципалитеты, архитектура,шәһәр төзелеше һәм торак үсешен идарә итү вәкилләре, оешмалар катнашты.
Киңәшмәдә торак өйләренең эксплуатациягә кертү вакытын кыскарту һәм сыйфат төзелеш материаллар белән тәэмин ителү сораулары буенча сөйләштеләр.
Киңәшмә башында бөтен катнашучылар төзелеп бетә торган 21/33 өйнең төзелеш мәйданына килделәр.Бу өй «ДОМКОР» холдингы белән төзелә, Президентының Хокумәт торак фонды өйнең заказ бирүчесе, бу өйдә соципотека буенча 360 күберәк гаилә торак алачак. Чаллы вәкиләре министыр урынбасары алдында бик авыр проблеманы күтәрделәр - объектының төзелеп бетү һәм аны эксплуатациягә кертү вакытының арасы бик зур. Нзтиҗәдә кешеләр өйләренә урнаша алмыйлар, төзүчеләргә өйнең асравы күп байтак зарар китерә. Бу сорауны карар өчен «ДОМКОР» холдингы инициатива белән чыкты.Фәри Ханифов бу тәкъдимне тотып алды.
- Өйләр җир һәм күк арасында эленеп торырга тиеш түгел, - басым ясады беренче урынбасары.- Объектны төзеп бетергәч төзүче китергә тиеш, эксплуатация ясый торган оешмалар өйне шул ук көндә,шул ук сәгатьтә кабул итергә тиеш. Ләкин бу эш ясалмый.Бу безнең уртак ялгышыбыз. Эксплуатациягә кертү  вакытын кыскарту соравы турында Хокүмәт төзелеш күзәтү оешмасы, заказ бирүчесе, төзүчесе,инвесторы да  уйларга тиеш һәм бергә эшләргә.
Эшлекле сораулары турында сөйләшүләрне ҖЧҖ «Домкор Индустрия» дә дәвам иттеләр. ҖЧҖ «ДОМКОР»ның генераль директоры Мөнир Гайнуллов бу оешманыж 40-яшьлек тарихы. "Домкор" холдингы дүрт оешманы берләштерә. «Домкор Индустрия»ның беренче этап модернизациясе тимер-бетон әйберләрен җитештерүе оешмага яңа дәрәҗәгә чыгарга рөхсәт итте.ҖЧҖ «Домкор Индустрия» ның генераль директоры Рәшид Сәйфутдинов зональ киңәшмшнең катнашучыларына оешма буенча экскурсия үткәрде. Кунаклар процессларының дәрәҗәсен, заводның әзерлеген,  тимер-бетон әйберләренең якшы сыйфатын  билгеләделәр.
Коллегия утырышында Фәрит Ханифов Татарстанның сыйфатлы материалларында ихтыяҗлыгы турында әйтте. Компьтерлар,автоматика төзелеш мәйданнарына керүен чыгара.
- Сборлы тимер-бетон - ул сыйфат, куркынычсызлык, тизлек, безгә бүген андый материаллар кирәк, - әйтте Фәрит Мөдәрис улы. - Без клублар, ФАПлар мәктәпләр, бала бакчалары, өйләр төзибез, һәм безгә завод ясый торган материалдан төзергә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International