Менделеевск шәһәрендә республика штабының утырышында "Аммиак, метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү комплексы ҖЧҖ Аммоний төзелеше буенча сораулар

2014 елның 4 июле, җомга
Бүген Менделеевск шәһәрендә республика штабының  "Аммиак, метанол һәм бөртекләндерүче карбамид җитештерү комплексы ҖЧҖ Аммоний" төзелеше буенча утырыш булды.Утырышта төзелеш,архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы министрының урынбасары Ю.Аляшев, ҖЧҖ "Аммоний" ның диркторлар советының рәисе Р.Ханбикова, ҖЧҖ "Аммоний"ның генераль директоры С.Шевченко, ҖЧҖ "НИИК"ның директорлар советының рәисе И.Есин, ҖЧҖ "НИИК"ның генераль директоры О.Костин, Sojitz Corporation, CNCEС һәм Mitsubishi Heavy Industries консорциумның вәкилләре һәм подряд оешмаларының җитәкчеләре катнашты.
Штаб утырышында объектларны төзү, җиһазларның монтаж  эшләрен эшләү һәм көйләнеш эшләрен үткәрү сораулары каралды. 2014 елның июнендә СМРны башкару  313,937 миллион сумга чыкты, 2014 елның июлендә эшләр җыелышы -  434 миллион. ҖЧҖ "НИИК" оешмасының  җаваплылыгында төзелә торган объектларда уртача бер ай эчендә эшләүеләренең саны 1114 кешегә якынланды. Консорциум жаваплылыгында - 1516 кеше.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International