Ирек Фәйзуллин ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылышының тәмамлаучы утырышында катнаша

2014 елның 8 июле, сишәмбе
Парламент утырышында депутатлар "Россия Федерациясенең Кодексында администрация җинаятенә үзгәрешләр кертү" федераль канун проектын РФ ФХ Дәүләт Думасына кертү буенча Дәүләт Советының законнар чыгару инициативасын карап алалар. Үзәрешләр йөртүченең тизлек режимын арттыру, юл кагыйдәләрен бозу,һәм транспорт чарасын исерек кыяфәтендә йөртү өчен администрация җаваплылыгын көчәйтүне ниятли.
Парламенттагы кешеләрнең игътибарына ТР Дәүләт Советының бишенче
чакырышындагы депутатлар вәкилләренең киңәшмәсе турында кагыйдә тапшырыла.Ул Дәүләт Советының яңа чакырышының беренче утырышын хүзерләү һәм үткәрү өчен раслана.
Шулай ук депутатлар "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының эшчәнлеге, "Татарстан- яңа гасыр" депутат төркеменең эшчәнлеге хисаплары, ТР ДС Комиссияның ТР канун текстларының татар һәм рус телендә
тәңгәллекне урнаштыру эшчәнлеге турында мәгълүматен тыңлаячаклар.
Республика парламентының эш ахырлары турында
доклад белән ТР Дәүләт Советының рәисе Фәрид Мухамәтшин чыгыш ясый. ТР Президент Рөстәм Миңнехановның парламент эшчәнлеге турында чыгышы планнаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International