Казанда шугалак белән җиһазланган яңа бала бакчасы төзелә

2014 елның 8 июле, сишәмбе
Казанда "Умка" бала бакчасы төзелә, ул шугалак белән җиһазланачак. Бала бакчасында 220 урынга 11 төркем ясарга планлаштырыла.
Бала бакчасында музыка,спорт һәм актлар залы гына булмаячак - бакчада ясалма һәм экологик чиста шугалак була. Шуңа күрә бала бакчасында балалар хоккей уенына һәм тимераякта фигуралар ясап шуырга өйрәнә алалар. Бу идея ТР Хоккей Федерациясе белән уйлап чыгарылган һәм ТР ПРезидент булышты.
Шугалак залының мәйданы 154 квадрат метр, шугалак мәйданы 92 квадрат метр. Бөтен теләүче балалар да ял көннәрендә шуа алачаклар.
Хәзерге вакытта бала бакчасында тазарту эшләре бара, бала бакчасын 2014 елның сентябрь башында ачырга планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International