Яр Чаллы мәктәпләренең капиталь ремонты 90%ка башкарылган

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Бу елда капиталь ремонт республика программасы буенча Яр Чаллының 8 мәктәбе яңара.Ремонтка 302 миллион 490 мең сум китте. Мәктәпләренең капиталь ремонтын Яңа елдан соң -4 гыйнварда, кышкы каникул вакытында башладылар. Бүгенге көнгә мәктәпләрдә тәрәзә, ишек, җылыта торган системаларны урнаштыру, салкын һәм кайнар су тәэмин итү буенча эшләр тәмаланган. Линолеум алына,аның урынына плитәләр куела.
Фәрхәд Латыпов өч мәктәпне йөреп чыкты. 3нче мәктәптә мэрия җитәкчесенә эшләнгән эшләр буенча тулы
хисап тапшырдылар. Хәзер ГЭС мәктәбендә түбә ремонтын тәмамларга, тышкы яктылыкны урнаштырырга,
җилләтүне алыштырыга калды. 43 ел эчендә беренче тапкыр мәктәптә пищеблок алыштырыла, яңа сантехника урнаштырыла, ГВС һәм ХВС системалары алмаштырыла.
27 мәктәптә ремонттан калган акчаларына аш бүлмәсенең түшәмен яңартырга,откосларны буярга, химия кабинетында ремонт ясарга планнар бар. 19 кабинетында ремонт тәмамланган,10 кабинетта эшләр бара, 19 кабинет подряд оешмаларын көтәләр.
23 нче мәктәптә бөтен эшләр тәмамланган диярлек. Капремонт программасы буенча 8 эшләре 15 июленә тәмамлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International