Чаллыда Яшлек микрорайонының төзелеше бара

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында Чаллы шәһәрендә төзелә торган торак өйләр һәм Яшлек микрорайонында төзелә торган канализация коллекторы буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәне төзелеш комплексын тормышка ашыру идарәсенең башлыгы И.С.Гимаев үткәрде. Чарада  Дәүләт комитетының тариф буенча вәкилләре, Башкарма комитетының вәкилләре, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелекнең вәкилләре, "Челныводоканал", "Фон" вәкилләре һәм башкалар.
Киңәшмәдә торак өйләрен һәм коллектор төзелеше сорауларын тикшерделәр. Докладлардан Чаллыдагы торак өйләренең төзелеше ахырына җитүе һәм күп өйләренең тапшыруга җыенуы ачыкланды.
Канализация коллекторын төзелеше
көчәйтелгән режимында бара, коллекторның физик күләмен 2014 елның 1 августына төзеп бетерергә планлаштырылган.
Торак өйләрне һәм канализация коллекторны 2014 дүртенче кварталында тапшырырга планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International