Төзелеш министрылыгында җылыту сезонына хәзерләнү буенча видеоконференция узды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында видеоконференция режимында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексларын 2014-2015 елларның җылыту чорына хәзерләнү буенча республика штабының утырышы узды. Утырыш ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-комуналь хуҗалыгы министр И.Э.Фәйзуллин җитәкчелегендә үтте. Коммуналь һәм  ягулык-энергетика комплекс оешмаларының вәкилләре, республика районнарының башкарма комитетларының җитәкчеләре һәм минстрылыкларының идарә тармакларының вәкилләре катнашты.
2014-2015 елларның җылыту чорына ЯЭК оешмаларының хәзерләнү турында Казан шәһәренең Ростехнадзор идарәсенең Казан территория бүлегенең башлыгы Н.С.Григорьев чыгыш ясады.
Торак-коммуналь хуҗалык комитетының рәисе И.А.Гиниятуллин һәм Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары Р.А.Киямов шәһәренең җылыту чорына хәзерләнү турында сойләделәр.
ҖЧҖ
«Генерирующая компания» һәм ҖЧҖ «Сетевая компания» вәкилләре 2014-2015 елларның көзге-кышкы чорына хәзерләнү турында чыгыш ясадылар.
Министр көзге-кышкы чорына сыйфатлы итеп хәзерләнергә бөтен көчне
мобилизацияләргә йомыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International