АЭЗ "Алабуга" да ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ю.Л.Аляшев җитәкчелегендә киңәшмә узды.

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Бүген киңәшмәдә АЭЗ "Алабуга" да ҖЧҖ "АЭЗ "Алабуга" ның заказ бирү вәкилләре, "ТИГП" проект институтының, ҖЧҖ "Камгэсэнергострой" ның генераль подрядчикның, субподряд оешмалары җитәкчелегенең вәкилләренең катнашуы белән  АЭЗ объектларының тәмамлану буенча, дәүләт төзелеш күзәтү инспекциянең  искәрмәләрен юкка чыгару, объектларны эксплуатациягә тапшыру сораулары каралды. Киңәшмәне ТР төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ю.Л.Аляшев үткәрде. Аерым игътибар төзелә торган инглиз телен тирәнтен итеп укыта торган мәктәп эшләренә бирелде. Мәктәптә 80 урын һәм 40 урынга бала бакчасы да янәшә төзелә. Хәзерге вакытта коттеджларны төзү тәмамланган, коттеджларны эксплуатациягә тапшыру бара.
АЭЗ инфраструктура объектларында 2014 елның июнендә СМР - 111,748 миллион сумга ясалган, июлгә план - 148,950 миллион сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International