Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда 2014 елдагы капремонт эшләре 40 муниципаль районның барлык объектларында бара

2014 елның 12 июле, шимбә
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда 2014 елдагы капиталь ремонт программасы 40 муниципаль районның барлык объектларында башланды. Биш муниципаль берәмлекнең җиде объектында эшләр графиктан 20%ка соңга калып бара (Азнакай, Бөгелмә, Менделеевск, Мөслим районнары, Чаллы ш.).

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТРның төзелеш, архитектура һәм торак –коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Капремонт кысаларында башкарылган эшләрнең күләме 3,43 млрд сум тәшкил итә, ягъни 73,41%.
Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы буенча 2014 елга 159 гомуми белем бирү учреждениеләренә 2,55 млрд сумга капремонт ясалган. Шуларның 151е муниципаль мәктәп -2,2 млрд сум, 8е махсус (коррекцияләү) – 290 млн сум.

Эшнең алга барышы соңгы ике атнада 13% тәшкил итә. 12 муниципаль районның 20 мәктәбендә капремонт эшләре тәмамланган (Аксубай, Апас, Арча, Чүпрәле, Зәй, Лаеш, Мамадыш, Түбән Кама, Мөслим, Питрәч, Сарман, Тәтеш).

Киңәшмә барышында Илдар Халиковка 2014 елга балалар сәламәтләндерү лагерьларына капремонт программасы төгәлләнүен хәбәр иттеләр. Бу программаны финанслау күләме 100 млн сум тәшкил иткән.

2014 елда социаль өлкәдә 135 объект уңайлаштырыла. Бу программага республиканың 40 муниципаль берәмлегендә объектлар кертелгән.
Биш муниципаль берәмлек 2014 елгы бу программада катнашмый. Болар – Әгерҗе, Зәй, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Ютазы районнары.

Татарстанда Газлаштыру фонды тарафыннан бюджет өлкәсендә пар казаннарын алыштыру буенча эшләр алып барыла ( 30 муниципаль районда, 212 объектта).

“Авылларда су белән тәэмин итү” программасына килгәндә, 328 км суүткәргеч челтәр төзү, 28 артезиан скважинасы бораулау, 38 су башнясы урнаштыру планлаштырыла. Программаның күләме 690 млн сум тәшкил итә.

Сыер фермаларына капремонт программасы буенча һәм силос-сенаж траншеялары төзелеше буенча да эшләр алып барыла, силос-сенаж траншеялары төзелеше буенча 154 объектның 98ендә эш башланган (64%).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International