2014 елның 20 августында Россия Федерациясе Федераль тарифлар хезмәте экспертлары, “Открытый диалог” компанияләр төркеме белгечләре белән берлектә, барлык типтагы һәм дәрәҗәдәге торак һәм коммуналь хуҗалык учреждениеләре җитәкчеләре өчен “Торак һәм коммуналь хуҗалыкны реформалау, тармактагы тарифларны җайга салу” дигән Бөтенроссия гамәли Online-семинар үткәрә.
Семинарның максаты – тарифлар сәясәтендәге соңгы үзгәрешләр, шулай ук Россия законнарындагы яңалыклар, предприятиеләр җитәкчеләрен көннең-көнендә аптырашта калдырган проблемаларны хәл итү юлларын эзләү буенча экспертлардан аңлатмалар алу. Экспертлар һәм белгечләр максималь дәрәҗәдә үзара аңлашуга, Россия торак-коммуналь хуҗалыгының сыйфатлы үсешенә, тармакны даими модернизацияләү шартларында эш нәтиҗәсен яхшыртуга, шулай ук ахыр кулланучылар өчен хезмәт күрсәтүләр мөмкинлеген арттыру һәм сыйфатын яхшыртуга ирешү өчен югарыгы хөкүмәт органнары белән төбәкләр хакимиятләре арасында нәтиҗәле эш системасын булдыру өчен нәрсәләрнең кирәк булуы турында фикер алышачак.* 2015-2016 елларда коммуналь ресурсларга бәя хасил итү һәм тарифларны җайга салу сәясәте турында;
* Коммуналь ресурсларны җитештерү, транспортлау һәм сату өлкәсендә бәя хасил итү һәм тарифларны җайга салу сәясәте турында;
* “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” Закондагы төзәтмәләрнең нинди булачагы хакында;
* ЖКУ өчен түләүләрне исәпләү һәм җыюны оештыруның актуаль мәсьәләләре турында;
* Күп кенә башка мәсьәләләр буенча фикер алышу.
Семинар программасына төбәкләр өчен иң кирәкле мәсьәләләр кертелгән. Болар:
Семинарның әйдәп баручы экспертлары:
Россия Федераль тарифлар хезмәтенең Торак-коммуналь комплекс өлкәсендә җайга салу идарәсе начальнигы урынбасары Лидия Александровна Горячева;
Россия Федераль тарифлар хезмәте Торак-коммуналь комплекс өлкәсендә җайга салу идарәсенең бүлек начальнигы Александр Сергеевич Феляков;
“АКЦ Жилкомаудит” ЯАҖ генераль директоры Ирина Петровна Маликова.