Беренче объект – Җиңү паркы (Ямашев проспекты һәм Бондаренко урамы киселеше), аның территориясендә масштаблы реконструкция бара. Исегезгә төшерәбез, бу мәйданчыкны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан акчалар бүлеп бирелгән. Моннан тыш, шәһәр бюджетыннан акчалар һәм бизнесменнарның һәм эре сәнәгать предприятиеләренең ирекле иганәләре кулланыла. Барлык эшләрне дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына төгәлләү планлаштырыла. Җиңү паркында мемориаль зонаны яңарту, монда бирелгән хәрби техниканы тиешле кыяфәткә китерү, тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл кую (һәйкәл проектлар конкурсы йомгаклары буенча корылачак) күз алдында тотыла.
Паркны төзекләндерү планы өч этаптан тора, беренчесе –мемориаль зонаны реконструкцияләү. Шәһәр кешеләре өчен Җиңү паркында ачык һавада спорт мәйданчыклары, велосипед юллары, шулай ук балалар мәйданчыгы булдырырга тәкъдим ителә.
Икенче объект – Декабристлар урамындагы административ бина төзелеше мәйданчыгы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Арбитраж судның (Ново-Песочная ур.) яңа бинасын төзүнең барышы белән танышты. Бина җиде катлы булачак, проект авторы – «Татинвестгражданпроект» ДУП, генераль подрядчысы – «Казан» ҖТБ.
Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар шулай ук Яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә чакырылганчы әзерләү үзәгендә (Мәүлетов ур., 5) булдылар. Хәзер монда төзелеш-ремонт эшләре алып барыла. Бу учреждение базасында инглиз һәм башка телләр өйрәтелә һәм инновацион технологияләр кулланыла торган халыкара мәктәп ачу күз алдында тотыла (19 нчы гимназия филиалы).