Төзелеш министрылыгында капремонт программасы буенча киңәшмә үтте.

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында 2014-2015 елларның капиталь ремонт программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә узды. Киңәшмә министрының беренче урынбасары А.М.Фролов җитәкчелегендә узды. Дәүләт экспертиза идарәсе, ГИСУ, РИТЦ, СТН һәм Барс-груп вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар республиканың муниципаль районындагы капиталь ремонт буенча эш барышы белән таныштылар.
Киңәшмәдә подряд оешмаларының һәм идарә итү төркемнәренең эше буенча фикер алыштылар. Шулай ук 2015 елга капиталь ремонт программасының перспективаларнын формалаштыру буенча фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International