Төзелеш министрылыгында төзелеш тармагында хезмәтне саклау сораулары буенча фикер алыштылар

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Бүген ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгында төзелеш тармагында хезмәтне саклау сораулары буенча эшче төркеменең утырышы үтте. Киңәшмә министрының урынбасары А.С.Ахметшин җитәкчелегендә узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Дәүләт  төзелеш күзәтчелегенең,Ростехкүзәтчелегенең, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил, «ГИСУ»,  «Содружество строителей РТ», ООО «Евростиль», ООО «Акташ», төзелеш оешмалары һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә төзелеш тармагының җитештерүдә яралану хәле һәм хезмәтне саклау буенча таләпләрне саклау сораулары буенча фикер алыштылар.
Төзелеш оешмаларының җитәкчеләре
хезмәтне саклау тармагында эшләнгән эш һәм яралануны юк итергә кабул иткән чамалар турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International