Яшел Үзән шәһәрендә хезмәт яклау сравы буенча семинар узды

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Яшел Үзән шәһәрендә ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы "Төзелеш тармагында җитештерү яралануын төшерү өчен хезмәт шартларын яхшырту" тема буенча семинар үтте.
Семинарда ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары А.С.Ахметшин, Башкарма комитет җитәкчеләре, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык-бистәсе, Апас, Арск,Әтнә, Буа,Дрожжан,Кайбыч, Саба Теләче җирдәрендә үз эшчәнлеген тормышка ашыра торган төзелеш оешмалар вәкилләре катнашты.
Билгеләән тема буенча ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министр урынбасары А.С.Ахметшин чыгыш ясады.Ул һәр төзүче исәнлегенеж мөһимлелеген һәм төзелеш тармагында җитештерү яралануын төшерү өчен бөтен булган чараларны кабул итүенең кирәклеген билгеләде.
Семинарда шулай үк хезмәткә куркынычсыз шартлар башкару, транспорт чаралары буенча куркынычсыз эксплуатация, эшчеләргә хезмәт пенсия билгеләү буенча чыгышлар булды.
ҖЧҖ "Техноавиа-Казань" зарарлы һәм куркыныч җитештерү тирәлектән шәһси
саклану чараларын күрсәттеләр.
Семинарда
ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрылыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бүләкләре бирелде.
Фоторепортаж
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International