Алексей Фролов Югары Ослан районында ФАП ачу чарасында катнашты

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районына эш сәфәре кылды. Ул Матюшино авылында яңа ФАП ачылышында катнашты, муниципалитет активы белән очрашты һәм авыл кешеләрнең хезмәт активлыгын күтәрү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә үткәрде.Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Ахметов, Татарстан Республикасы Икътисад министры Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Мидхат Шагиахметов, Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.
Парламент җитәкчесенең эш сәфәре Матюшина авылында яшәүчеләр һәм бакчачылар белән аралашудан башланды: алар республика җитәкчелегенә биредә фельдшерлык-акушерлык пункты ачылуы өчен рәхмәт белдерделәр. Биредә яшәүчеләр шулай ук почта бүлекчәсе булуын тели, чөнки Бакчасарай бистәсенә йөрергә туры килә. Җирле халыкны шулай ук юлларның торышы да борчый. Фәрит Мөхәммәтшин бу һәм башка проблемаларны әкренләп хәл итәргә вәгъдә итте. Үсеш алган социаль инфраструктура авыл халкына үзен якланган итеп тою мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады ул.
Республика җитәкчелеге аз комплектлы мәктәпләрне сакларга дигән карар кабул итте, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. “Бюджет чыгымнары күп булуга карамастан, зур булмаган авылларда 5-6 укучы белем алган сыйныфлар сакланачак. Бу кешеләрне авылда калдырырга, авылны яшәртү мөмкинлеге бирәчәк”, - диде парламент җитәкчесе.
Авыл медпункты ачылышында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнашты.
Районның административ үзәгендә яшьләр клубында узган муниципалитет активы белән очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе чираттагы тапкыр авылдан китүчеләр проблемасының актуальлегенә игътибарны юнәлтте. Бу проблеманы хәл итү өчен, республикада федераль гына түгел, ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси контролендагы республика максатчан программалары да эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International