Бүген Яңа Чишмә районының Кызыл Октябрь поселогында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылышы узды, анда 200 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты һәм китапханә урнашачак.
Бу районда ачылган өченче мәдәни үзәк. Мәйданы 400 кв. метрдан артык булган матур бинада музыкаль, җыр һәм бию сәнгатен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Кызыл Октябрь поселогы халкын яңа мәдәни үзәк ачылу белән котлап, Илдар Халиков Мәдәният йорты коллективына 100 мең сумга акча сертификаты тапшырды.
Торак төзелеше барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.
Агымдагы елда Татарстанда 14 яңа спорт объекты төзү планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә искәртте.